Кичә Әлмәт район күп профильле хастаханәсе поликлиникасы холлында «Арт-Сабантуй 2026» Бөтенроссия конкурсының күчмә күргәзмәсе экспозициясен куйды.
Күргәзмәдә Россиянең төрле почмакларыннан профессиональ рәссамнарның 30 эше тәкъдим ителде – Архангельсктан Донецкка кадәр, Санкт-Петербургтан Ханты-Мансийскига кадәр. Быелгы тема — «Россиянең мәдәни коды: тарих һәм хәзерге заман» — һәр картинада чагылыш тапты.
Күргәзмәне ачуда конкурсны оештыручылар – «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова һәм Әлмәт картиналар галереясе директоры Розалия Минабетдинова катнашты.
Без сәнгать дәвалый, дип ышанабыз. Күргәзмәдә булу – мәшәкатьләрдән арыну, эстетик ләззәт алу һәм уңай хис-кичерешләр белән тулылану мөмкинлеге ул.