Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү буенча тармак акциясендә катнашты. Бу хакта ул MAX каналында хәбәр итте – https://max.ru/id1654017170_gos/AZ1x1vv5K-4
Министрның бер көнлек хезмәт хакы хәйрия фондына Донбасс шәһәрләрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм алу һәм тапшыру өчен ирекле иганә буларак җибәреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның, ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе идарәсенең һәм ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясенең уртак утырышы узган иде.
Утырышта медицина хезмәткәрләренә һәм Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсендәге иҗтимагый оешмаларына бер көнлек хезмәт хакын Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итү хәйрия фондына күчерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итү турында карар кабул ителде.