Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Республика клиник наркология диспансеры» ДАССУ хезмәткәрләре поликлиника бинасы каршында спорт зарядкасы оештырды.
Чара инструктор – баш табибның тернәкләндерү буенча урынбасары Илдар Таҗетдинов җитәкчелегендә актив разминкадан башланды, шуннан соң коллектив сәламәтлекне ныгытуга һәм мускул тонусын күтәрүгә юнәлдерелгән күнегүләр комплексын башкарды. Мондый активлык физик яктан гына түгел, эмоциональ яктан да сәламәтләнүгә ярдәм итә, шулай ук команда рухын ныгыта.
«Тормышка 10 000 адым» акциясе даими рәвештә физик активлык һәм авыруларны профилактикалауның мөһимлеген искә төшерергә тиеш. «РКНД» ДАССУ хезмәткәрләре үзләренең шәхси үрнәкләре белән сәламәтлегең турында гади һәм һәркем эшли алырлык адымнардан башлап, шул исәптән туры мәгънәсендә дә, бергәләп кайгыртырга мөмкин һәм кирәклеген күрсәттеләр.
