«ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ хезмәткәрләре махсус хәрби операция уздыру зонасында булган сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыюда катнаштылар.
Уртак тырышлык нәтиҗәсендә кирәкле йөк формалаштырылды һәм тапшырылды:
• кыр шартларында электр белән тәэмин итә торган дизель генераторы;
• ышанычлы элемтә һәм координация өчен радиостанцияләр;
• сугышчыларның рухын күтәрү өчен кирәкле гуманитар ярдәм.
«Для СВОих» волонтерлык штабы җитәкчесе М.Т. Варфоломеева «ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ коллективына волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашулары һәм гуманитар ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Мондый инициативалар гражданлык җаваплылыгының һәм алгы сызыкта торучыларга ярдәм итүнең мөһим чагылышы булып тора.
