РЖД-Медицина клиникасының неврология бүлегендә клиника пациентлары өчен уку почмагы оештырылган, анда дәваланучы һәр кеше китап укый, шахмат, шашка һәм домино уйный ала.
Моннан тыш, уку почмагы атна саен лекцион почмак буларак кулланыла – бүлек табиблары, мөдир Эндже Альбертовна Китаева җитәкчелегендә, пациентлар өчен танып белү лекцияләре үткәрәләр. Бүген лекция Паркинсон авыруы белән көрәш көненә багышланды. Лекцияне табиб-невролог Любимова Екатерина Евгеньевна укыды. Ул билгеләп үткәнчә, Паркинсон авыруы – ул хроник туктаусыз үсә торган авыру. Аның бөтен дөньяда таралуы 1% тәшкил итә. Уртача авыру 60-65 яшьтә башлана, әмма 5-10% очракта ул беренче тапкыр 40 яшькә кадәрге кешеләрдә диагноз куела.
Ешрак пациентлар барлык хәрәкәтләрнең акрынаюына, кул һәм аякларның калтыравына, мускулларның кысылуына зарланалар. "Вакытында диагностика ясау һәм дәвалауны башлау бүгенге көндә авыруның барышын уңышлы контрольдә тотарга, сыйфатлы тормышны озайтырга мөмкинлек бирә", - дип ассызыклады Екатерина Евгеньевна.