Чаллы хатын-кызлары өчен йөкле хатыннар көне

2026 елның 10 апреле, җомга

"Балаларның мәхәббәттә тууы иң зур бәхет", – бу хакта булачак әниләр 5 нче шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә бәйрәмдә сөйләделәр.

Чара Бөтенроссия йөкле хатыннар көненә багышланган. Оештыручы – клиник психолог Мария Пелагеина. Кызыклы программа әзерләнгән иде: бала һәм йөрәк ясау буенча мастер-класс, бала тапканда сулыш алу һәм хәрәкәт итү буенча мини-укыту, бүләкләр уйнату һәм чәй эчү.

Әлбәттә, иң дулкынландыргычы — йөрәк астында баласын йөртүче хатын-кызлар белән әңгәмәләр булды. Айгөл Мәхмүтова «дүртенче баланы тудырырга бара», дип уртаклашты. Ире Ринат, кызы Мәликә, уллары Расих һәм Рәхим кызлары һәм сеңелләре тууын түземсезлек белән көтәләр.  Аңа инде бергәләп бик матур исем сайлаганнар – Асель.

Айгөл белән Ринат 11 ел элек танышканнар, ул чакта алар икесе дә балаларның күңелле көлүләре яңгыраячак, мәхәббәт һәм хөрмәт хөкем сөрәчәк  ныклы һәм тату гаилә турында хыялланганнар. Барлык хыяллар тормышка ашты, чөнки ир белән хатын үзләре бер-берсенә бик җылы карыйлар, ә балалар алардан үрнәк алалар. Күп балалы әни буларак, Айгөл үзен чын-чынлап бәхетле хис итә. Ксения Шулакова - ике искиткеч бала әнисе: Алена һәм Алексей. Хәзер игезәкләр көтә! Кыз бу хакта беренче скринингта 12 атнада белгән. «Табиб миңа әйткәч, мин үзем һушымнан яздым, - дип көлә Ксения. - Шунда ук тормыш иптәшемә шалтыраттым, яңалык белән уртаклаштым. Иван башта ышанмады, аннары без бер-беребезне котладык, хәзер бит тагын ике малай көтәбез!". Иван белән Ксенияне әти-әниләре хуплады.

Тату гаилә Шулаковлар нәселен дәвам итәчәк нәниләр туарга әзерләнә. Айгөл белән Ксения үзләренең табиб-гинекологлары Анна Михайловна Шәриповага, Алсу Закировна Шәйхетдиновага һәм акушеркалар Гөлфия Мансуровна Сорокинага, Ева Сергеевна Алехинага рәхмәт белдерделәр. Тәҗрибәле белгечләр янәшәдә 24/7, бала табуга әзерләнергә ярдәм итә. Кызлар авырлы хатыннар белән клиник психолог Мария Викторовна Пелагеина үткәргән консультацияләр һәм дәресләрнең мөһимлеген аерым билгеләп үттеләр.

Чара бер сулышта гына узды.

«Доверие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альмира Алексеевна Зариповага һәм шәфкать туташы Индира Ринатовна Калякинага «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән проектларга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International