Кама Тамагы район үзәк хастаханәсе коллективын яшь белгеч тулыландырды

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Гыйнвардан район үзәк хастаханәсе поликлиникасында яңа терапевт — Анастасия Хәкимова эшли. Тумышы белән Удмуртиядән, Ижауда медицина институтын, ә ординатураны Казанда тәмамлаган. Районга «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының "Земство докторы" программасы буенча килдем.

Төп белгечлектән тыш, Анастасия Сергеевнаның табиб-отоларинголог өстәмә квалификациясе бар, ә хастаханә администрациясе үтенече сәбәпле шулай ук эндоскопия буенча укулар узган.

Хәзер ул участок терапевты буларак кабул итә, ә эшендә тәҗрибәле шәфкать туташы Гөлия Камәретдинова булыша. Үзенең пациентларына һәм районда яшәүчеләргә ул бер генә нәрсәне - вакытында диспансеризация узарга киңәш итә.

"Практика күрсәткәнчә, тикшерү авыруларны иртә стадиядә ачыкларга һәм авыру үсешенә юл куймаска мөмкинлек бирә. Үз сәламәтлегебезне кайгырту - ул һәрберебезнең эше", - дип уртаклаша яшь табиб.

Анастасия Сергеевнага эшендә уңышлар, энергия, көч һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International