«Вакыт тап» Татарстан Республикасында беренче медицина иммерсив спектакленә чакырабыз

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

Ак халатны киеп, шәһәр йокыга талганда медицина учреждениесе диварларындагы тормышның ничек тибүен үз күзләрегез белән күрәсегез киләме?

Сез чакыруны кабул итәргә һәм 21 нче шәһәр поликлиникасында төнге кизү торуда практикант ролен сынап карарга әзерме?

Ул чагында табибларның эшен читтән күзәтү генә түгел, ә мавыктыргыч сюжетның турыдан-туры катнашучысы булу өчен сезнең уникаль шанс бар.

Сезне  «Вакыт тап» ТРда беренче медицина иммерсив спектакленә чакырабыз, анда табиб белән пациент арасындагы чикләр югала, үз сәламәтлегеңә бераз икенче яктан карарга мөмкинлек була…

Кайчан?        16 апрель 21:30 сәгатьтә

Кайда?            Казан шәһ., Рихард Зорге ур., 103

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International