19 апрельдә, Милли кан доноры көне алдыннан, Казан гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта 200дән артык кешене җыйган донорлар йөгереше узды. DonorSearch кан донорлары бергәлегеннән акция кан һәм аның компонентлары донорларын, шулай ук алар булырга ниятләүчеләрне берләштерде.
Катнашучылар 2 яки 6 чакрым араны сайлый алдылар. Һәр финишчы истәлекле медаль алды.
Катнашучыларны стартта «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССУ һәм Россия ФМБАның «Росплазма» РМНПЦ Казан филиалы табиб-трансфузиологлары сәламләде.
Донор йөгереше Милли кан доноры көненә багышланган чаралар рәтендә якты нокта булды. Һәм, елмаюлар санына һәм яңадан катнашырга теләүчеләргә карап, бу йөгереш соңгысы түгел.
Килгән, йөгергән, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт.