Иртәгә казанлыларны һәм башкала кунакларын ВИЧка тестны аноним һәм бушлай тапшырырга чакыралар

2026 елның 21 апреле, сишәмбе

Иртәгә, 22 апрельдә, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге» ДАССУ ВИЧ-инфекциягә бушлай аноним экспресс-тест уздыра.

«ВИЧка ТЕСТ – сәламәтлеккә адымга» проекты «Яңа гасыр» АБНО белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Барлык теләүчеләрне чакырабыз!

Тест-мобиль эшләячәк:
22 апрель 13:00-17:00
Адрес: Казан шәһәре, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы, "Хезмәт резервлары" стадионы каршында

ВИЧның симптомнары юк, тест бир, үзеңнең ВИЧ-статусыңны бел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International