Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дару куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2026 елның 22 апреле, чәршәмбе

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә «Дару куркынычсызлыгы буенча актуаль мәсьәләләр» масштаблы конференциясе узды. Бай программа үз эченә кызыклы докладлар, яңа чишелешләр эзләү һәм гади булмаган, актуаль темадагы мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышуны алды.

Конференциянең модераторлары:

 - Кустовская Эльвира Яковлевна-ТР ССМ Чаллы шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсенең шәфкать туташлары эшчәнлеге белән идарә итү буенча штаттан тыш баш белгече;

- Гаянова Лилия Әнәс кызы – Медицина эшчәнлегенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы белән идарә итү өлкәсендә компетенцияләр үзәге җитәкчесе, Мәскәү шәһәренең «Росздравнадзор» Милли сыйфат институты эксперты;

- Караулова Евгения Олеговна – Р.С. Акчурин ис. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш шәфкать туташы.

Киң колачлы чарада 183 эксперт – Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе берләшмәсе карамагындагы учреждениеләрдән белгечләр катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International