Укырга керү – 2026

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Ординатура программалары буенча максатчан кабул итү турында тулырак:

https://minzdrav.tatarstan.ru/politika.htm

Специалитет программалары буенча максатчан кабул итү турында тулырак:

https://minzdrav.tatarstan.ru/tselevoy-priem-i-tselevoe-obuchenie.htm

Татарстан Республикасына килгән белгечләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары:

«Земство докторы» программасы

түләү күләме 1,0 млн сумнан 1,7 млн сумга кадәр

төп шартлар: бу елда 50 меңгә кадәр халкы булган Татарстан Республикасы районында урнашкан медицина оешмасына эшкә урнашу; 50 меңгә кадәр халкы булган республика районына күченү

«Земство фельдшеры» программасы

түләү күләме 500,0 мең сумнан 750,0 мең сумга кадәр

төп шартлар: бу елда халык саны 50 меңгә кадәр булган Татарстан Республикасы районда урнашкан  медицина оешмасына эшкә урнашу; халык саны 50 меңгә кадәр булган республика районына күченү.

Дефицитлы белгечлекләр буенча җәлеп итү программасы

түләү күләме 1,0 млн сум

төп шартлар:  бу елда Татарстан Республикасы медицина оешмасына эшкә урнашу;  Россия Федерациясенең башка субъектларыннан, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән Татарстан Республикасына күченү.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын бирү

грант күләме 800,0 мең сум

төп шартлар: бу елда йә алдагы елның икенче яртыеллыгында Татарстан Республикасы медицина оешмасына эшкә урнашу; медицина оешмасы урнашкан районда үз торагының (өлешенең) булмавы; белгечнең социаль ипотека буенча бурычларны үз өстенә алу теләге.

Квалификация категорияләре өчен өстәмәләр

өстәмә түләү күләме табиб өчен – окладтан 6% тан 40% ка кадәр; урта медицина хезмәткәре өчен – окладтан 3% тан 15% ка кадәр

төп шартлар: квалификация категориясе булу

Табибларга – яшь белгечләргә дәүләт ярдәме

түләү күләме 21,5 мең сум, айлык түләү 2,5 мең сум

төп шартлар: укуны тәмамлаган елны Татарстан Республикасы медицина оешмасына эшкә урнашу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International