"Тәтеш балкышы" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән буын һәм Тәтеш район үзәк хастаханәсенең гериатрия кабинеты белгечләре очрашуы булды.
"Озак һәм актив тормыш" илкүләм проекты кысаларында гериатр Фирдүс Сәлахов һәм шәфкать туташы Венера Рәхимкулова сәламәтлекне саклау, авыруларны профилактикалау чаралары, уртача физик активлыкның файдасы мәсьәләләре буенча чираттагы нәтиҗәле әңгәмә үткәрделәр.
