Казан марафоны лекторие базасында «Эчтәге көч: органнарны күчереп утыртканнан соң спорт» панель дискуссиясе узачак, ул трансплантация, донорлык һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә багышланган.
Модератор булып медицина фәннәре кандидаты, «Эчтәге көч» орган донорлыгы үзәге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Андрей Анисимов чыгыш ясаячак.
Спикерлар арасында:
• Валентин Ткачев – Россиядә донор йөрәге булган беренче марафончы, Россия рекордлар китабы рекордчысы;
• Анна Куликова – донор бөере булган спортчы, Бөтенроссия трансплантация уеннары призеры;
• Элеонора Ткачева – бөер доноры, «Трансплант-спорт» КАО директоры.
Дата: 1 май, вакыты: 12:50 – 13:50
Адресы: Ташаяк ур., 2а, Казан марафоны Экспо.
Барлык теләүчеләр чакырыла. Керү ирекле.