РКОД табиблары 8 кг авырлыктагы шешне алганнар

2026 елның 4 мае, дүшәмбе

Пациент тиз генә мөрәҗәгать итми. «Сизмәгәнгә» түгел — киресенчә, үзгәрешләр артык ачык иде инде. Гаилә сәбәпләре булу аркасында, аның озак вакыт үз сәламәтлеге кайгысы булмаган.

Бер ел эчендә корсак зурлыгы шулкадәр арткан ки, моны игътибарсыз калдыру мөмкин түгел иде.

Кабул итүдә – инде шикаятьләр генә түгел, ә ачык клиник картина. Тикшерүләр күрсәткәнчә, корсак куышлыгының шактый зур өлешен гигант шеш алып тора. Шеш сидек юлларын, кан тамырларын кыса, бөерләр басым астында эшли. Пациент  Проф. М.З. Сигал исемендәге ТР ССМ РКОДның 1 гинекология бүлегенә госпитализацияләнгән, анда хирургик дәвалау турында карар кабул ителгән.

Операция лапаротомлы керү белән сайланган - мондый шеш зурлыгында бу һәр этапта куркынычсыз эшләү һәм хәлне контрольдә тоту өчен бердәнбер мөмкинлек. Операция вакытында бөтен корсак куышлыгын диярлек алып торган шешне аерып,  кисеп алырга мөмкин булды. Бер үк вакытта хирургик дәвалауның кирәкле күләме — аналыкны һәм зур сальникны алу башкарылган.

Шеш күп компонентлы булып чыга: сыекчасы зур күләмдә һәм тыгыз өлешле. Шеш алынгач, аның организмга никадәр көчле йогынты ясавы ачыклана – шеш авырлыгы 8 килограмм тәшкил итте. Операция бригадасы:

Азат Маннур улы Галәлтдинов - 1 нче гинекология бүлеге табиб-онкологы

Антон Борисович Бажанов - 1 нче гинекология бүлеге табиб-онкологы

Наил Рәшид улы Исхаков - 2 нче анестезиология- реанимация һәм  интенсив терапия бүлеге табиб-анестезиолог-реаниматологы

Гөлинә Разиф кызы Шакирова - операция шәфкать туташы

Хатыйма Шәйхлислам кызы Фәтхтрахманова -  шәфкать туташы-анестезист
Операциядән соң пациентның хәле тотрыклана, эчке органнарына басым бетерелә, бөер функциясе торгызыла. Алынган материал гистологик тикшеренүгә юнәлдерелә. Дәвалауның алга таба тактикасы нәтиҗәләр алганнан соң билгеләнәчәк.

Мондый очраклар - симптомнар акрынлап үссә дә, табибка мөрәҗәгать итүне кичектермәскә кирәклеген искә төшерү.

Исегезгә төшерәбез, республикада «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Онкология авыруларына каршы көрәш» төбәк программасы гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International