Бүген Казан медицина көллияте базасында сәламәтлек саклау тармагы ветераннары катнашында Җиңү көненә багышланган тантана узды.
ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев җыелганнарны якынлашып килүче бәйрәм – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлады.
Медицина көллияте студентлары бәйрәм концерты әзерләделәр.
Кызлар һәм егетләр сугыш еллары җырларын җырладылар, биеделәр, кунакларга кызыл канәферләр бүләк иттеләр.
Альмир Абашев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры: «Бу бәйрәм – 1945 елгы Бөек Җиңүне искә алу бәйрәме. Йөзләрчә мең татарстанлы фронтка киткән, меңнәрчә табиблар һәм дистәләгән мең медицина хезмәткәрләре фронтларда һәм хәрби госпитальләрдә хезмәт куйган. ТАССР территориясендә 400 меңнән артык хәрби хезмәткәр медицина оешмалары ярдәмендә дәваланган һәм аларның күбесе сафка кайтарылган. Бу совет халкының зур хезмәте һәм батырлыгы».
Шулай ук мактаулы юбилярларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы да булды. Бүләкләнүчеләрнең исемлеге сылтама буенча карарга мөмкин: ссылке
Фоторепортаж: Марат Хафизов һәм Казан медицина көллияте