Чарага хөрмәтле кунаклар: махсус хәрби операциядә катнашучылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук поликлиника коллективы җыелды. Килгән кунаклар беренче минуттан ук бәйрәм һәм тирән хөрмәт атмосферасына чумдылар.
Поликлиникага керү урынында аларны Н. Кайманов ис. кадет мәктәбе укучылары каршы алды. Аларның төгәл барабан ритмнары дисциплина һәм Ватанны саклауга әзерлек символы буларак яңгырады. Һәр катта кадет мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катгый формада поликлиникага килүчеләрне сәламләделәр, тантаналы атмосфера тудырдылар.
Шулай ук поликлиника бинасы каршында студентлар отрядлары чыгыш ясады. Байракларны горур тоткан яшьләр буыннарның теләктәшлеген һәм дәвамчанлыгын күрсәттеләр.
Чараның төп программасы учреждениенең актлар залында узды.
Алып баручы Нияз Хаматшин очрашуны сәламләү сүзләре белән ачып җибәрде.
Поликлиниканың баш табибы Альбина Марат кызы Шәйхетдинова үзенең сәламләү сүзендә: "Безнең чара безнең поликлиника өчен чын-чынлап тарихи чара булып тора", - диде.
«Махсус хәрби операция ветераннары шәһәр советы» ассоциациясе Рәисе урынбасарлары Тимур Эдуардович Нусратов һәм Тигран Всеволодович Петин алдынгы ветераннарга һәм җәмәгать эшлеклеләренә «Хәрби-патриотик тәрбия бирүдәге казанышлары өчен» медальләрен тапшырдылар.
