Стендларда Бөек Җиңү хакына көрәшкән кешеләрнең — Бөек Ватан сугышы ветераннарының дистәләгән фотосурәтләре урнаштырылган.
Һәр портрет – ул гади сурәт кенә түгел, ә батырлык, ныклык һәм Ватанга чиксез мәхәббәтнең тулы бер тарихы.
Сугыш һәм хезмәт батырлыклары безгә иң кыйммәтлене — тыныч күкне бүләк иткән каһарманнарыбызны без тирән ихтирам һәм рәхмәт белән искә алабыз. Аларның исемнәре илебез тарихына һәм йөрәкләребезгә мәңгегә язылып куелган.
