"Сәламәтлек диктанты" федераль проектында катнашырга чакырабыз

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе «Илнең санитария калканы – сәламәтлек өчен куркынычсызлык (кисәтү, ачыклау, җавап бирү)» федераль проектының «Санпросвет» коммуникация стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында «Сәламәтлек диктанты» Бөтенроссия махсус проектын үткәрү турында хәбәр итә. Ул 3 этапта уза. Аларның икенчесе 2026 елның 4 маеннан 22 маена кадәр уза.

Акция кысаларында катнашучыларга акциянең рәсми порталына (диктант-санпросвет.рф) күчәргә яки QR-кодны сканерларга һәм диктант сорауларына җавап бирергә кирәк.

Диктантның һәр катнашучысына, сорауларга җаваплар кертелгәннән соң ук, диктантны узу нәтиҗәләре, җавапларга эксперт аңлатмалары белән танышу һәм сертификат булдыру мөмкинлеге биреләчәк.

Акция турында җентекле мәгълүмат диктантның рәсми ресурсында (диктант-санпросвет.рф) бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International