Республика балалар клиник хастаханәсендә Doruk Hospital клиникасы директорлар советының (идарәсе) рәсми вәкиле Тамер Шимшек булды (Бурса шәһәре). Визит барышында кунакка Республика балалар клиник хастаханәсе эшенең төп юнәлешләрен, балаларга медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, пациентларны маршрутлаштыру, диагностика һәм дәвалау бүлекчәләренең мөмкинлекләрен, шулай ук сыйфат һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә якын килү юлларын күрсәттеләр.
Визит халыкара профессиональ багланышларны үстерүгә мөһим адым булды. Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Зиатдинов Айрат Илгизәр улы билгеләп үткәнчә, тәҗрибә уртаклашу һәм партнерлык багланышлары булдыру замана практикаларын гамәлгә кертү мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм кечкенә пациентлар мәнфәгатьләрендә хезмәттәшлекне ныгытырга мөмкинлек бирә.
Алдагы саммит кысаларында «ТР ССМ Республика балалар клиник хастаханәсе» ДАССУ һәм Doruk Hospital медицина үзәге арасында хезмәттәшлек турында меморандумга кул кую планлаштырыла. Килешү уртак проектларны үстерүгә, тәҗрибә уртаклашуга һәм ике учреждение белгечләре арасында һөнәри коммуникацияләргә юнәлдерелгән.