Яшел Үзән медицина көллияте студенты Елизавета Захватова «Дәвалау эшчәнлеге (фельдшер)» компетенциясенең төп категориясендә беренче урынны яулады, ә яшь йолдызчык Карина Муспаева «Юниор» категориясендә көндәшләренә шанс калдырмады.
Апрель аенда Төмән медицина көллияте мәйданчыкларында «Дәвалау эшчәнлеге (фельдшер)» компетенциясе буенча «Профессионаллар» төбәкара һөнәри осталык чемпионатының йомгаклау этабы узды. Төп категориядә 30 төбәк катнашты, юниорлар категориясендә 12 төбәк ярышты.
Бу урта һөнәри белем бирү системасындагы иң масштаблы ярышларның берсе, анда яшь белгечләр икътисадның реаль секторында һәм социаль өлкәдә кирәкле иң яхшы практикаларны һәм актуаль күнекмәләрне күрсәтәләр.
Катнашучыларга теоретик грамоталылыкны гына түгел, ә гамәли манипуляцияләрне виртуоз үзләштерүне дә күрсәтергә кирәк иде – кичектергесез хәлләрдә ашыгыч ярдәм күрсәтүдән алып төрле патологияле пациентларны амбулатор кабул итүне алып баруга кадәр.
Захватова Елизавета һәм Муспаева Каринаның уңышы «Мәктәп — колледж — эш бирүче» өзлексез медицина белеме моделенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтә.
Студентлар алган күнекмәләр якын арада ук Татарстан Республикасы ФАПлары һәм күчмә ашыгыч медицина ярдәме бригадалары эшендә кулланылачак.
Чемпионатта җиңүчеләрне Яшел Үзән медицина көллияте укытучылары Дмитриева Юлия Владимировна һәм Ренкова Ләйсән Рөстәм кызы әзерләде.
«Профессионаллар» чемпионаты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты буенча уздырыла.