Лениногорск район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташлары көнен билгеләп үттеләр: халыклар дуслыгы бәйрәме

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Быел бәйрәм Дөнья халыклары дуслыгы елына багышланды – һәм бу аның үзенчәлекле атмосферасын билгеләде: сигез команда төрле халыкларның мәдәниятен тәкъдим итте: руслар, татарлар, кыргызлар, керәшеннәр, үзбәкләр, хинди, чуашлар, мордвалар.

Чараның идеясе төрле халыкларның гореф-гадәтләре аша медицина бергәлегенең бердәмлеген күрсәтүдән гыйбарәт иде: гореф-гадәтләр һәм телләрдәге аермаларга карамастан, барысын да уртак максат – кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгырту берләштерә.

Сигез команданың һәркайсы милли киемнәр, халык традицияләре турында хикәяләр, музыкаль номер, шулай ук милли ризыклар әзерләгән.

Лениногорск  район үзәк хастаханәсе шәфкать туташларын баш табиб Шаһиев Равил Махиян улы, «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советы аппараты җитәкчесе Минһаҗев Руслан Сәлимҗан улы, шулай ук район үзәк  хастаханәсе профсоюз комитеты рәисе Мөгинова Зөлфия Мөҗәһит кызы котладылар. Алар билгеләп үткәнчә, шәфкать туташлары — ак халатлы фәрештәләр, аларның игелеге иң авыр минутларда җылыта, ә куллары бер кагылу белән юаныч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International