20 яшьлек пациентның ашказаны асты бизендә шеш: хирурглар органнарны саклау операциясен башкарган

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

20 яшьтә җитди авырулар турында сирәк уйланасың. Бигрәк тә бернәрсә дә авыртмаса һәм гадәти тормыш үз чираты белән барса.

Әмма нәкъ менә шундый  җитди ситуация белән яшь пациент очрашкан, аның планлы тикшерү вакытында ашказаны асты бизенең башында күләмле шеш ачыклаганнар.

Мондый патологияле пациентлар еш кына ике нәрсәдән –  процессның яман шешкә күчүеннән һәм авыр, имгәтә торган операциядән куркалар. Профессор М.З. Сигал исемендәге ТР ССМ РКОД белгечләре хәтта катлаулы ситуацияләрдә дә дәвалауның радикальлеге һәм пациентның тормыш сыйфатын саклау арасында баланс табарга мөмкин булуын исбатлый.

11 нче номерлы онкология бүлегенә 20 яшьлек пациент кергән. Планлы тикшерү вакытында аның ашказаны асты бизенең  башында 20 см га кадәр зурлыктагы күләмле шеш ачыкланган. Яшь кеше өчен бу яңалык көтелмәгән хәл булган — ул бернинди симптомнар да сизмәгән. КТ нәтиҗәләре буенча картина ачыграк була: ашказаны асты бизенең башында эре кистоз шеш ачыклана. Яңа шешнең структурасы тыгыз тукыма һәм сыеклык компонентларын берләштергән. Тикшерү мәгълүматлары буенча процесс яхшы сыйфатлы булуга карамастан, табиблар консилиумы бер төрле карар кабул иткән – хирургик дәвалау кирәк.

Операциядән соңгы чор катлаулануларсыз үтә. Аз инвазив якын килү сәбәпле пациент тиз активлаша һәм инде 5 нче тәүлеккә өенә кайтарыла. Операцияне башкардылар:

11 нче онкология бүлеге табиб-онкологы Василий Иванович Егоров

ассистент — КДМУның онкология, нур диагностикасы һәм нур терапиясе кафедрасы ординаторы Илияз Какчынбай улы Калдыбаев

анестезиолог-реаниматолог – Ленар Илшат улы Нурмөхәммәтов

шәфкать туташы-анестезист – Марина Владимировна Захарова

операция шәфкать туташы — Регина Ринат кызы Мөхәммәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International