«Барлык йөзгә дә сәламәт» фестивале кысаларында Казанда Идел буе һәм Урал федераль округларының иң яхшы сәламәтләндерү проектларын сайладылар

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының теннис академиясендә «Барлык йөзгә дә сәламәт» Бөтенроссия сәламәтләндерү фестиваленең беренче күчмә эксперт сессиясе үткәрелде.

Ирина Винер, РФ Иҗтимагый палатасының Физик культура, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше комиссиясе рәисе: «Татарстан Республикасын күчмә очрашулар сериясе өчен старт мәйданчыгы итеп сайлау очраклы түгел. Бу төбәк сәламәт яшәү рәвешен, актив озын гомерлелекне һәм гражданнарның физик, рухи һәм социаль иминлеген ныгыта торган традицияләргә сакчыл мөнәсәбәтне үстерүдә хаклы рәвештә лидерларның берсе санала. Биредә милли кыйммәтләр, авыруларны профилактикалау һәм сәламәтлекне ныгытуга замана алымнары гармонияле рәвештә яраша».

Чара барышында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы,  Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты, депутатлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Сессиядә катнашучылар фестиваль хәрәкәтен һәм тулаем сәламәтләндерү индустриясен үстерү буенча тәкъдимнәр керттеләр.

Сессия кысаларында федераль экспертлар һәм халык жюрилары Идел буе һәм Урал федераль округларыннан катнашучыларның проектларын тыңладылар. Конкурска җитештерүчеләрдән, шифаханәләрдән һәм савыктыру хезмәтләре күрсәтүчеләрдән 11 сәламәтләндерү проекты тәкъдим ителгән иде.

Казанда төбәк конкурсында сайлап алу җиңүчеләре булдылар:

    1 урын — «Greeful –  "Альтернатива" клиникасында туган» проекты ( Трофимова Екатерина, Пермь шәһәре);
    2 урын — «Шикәр нормада» проекты (координаторы Михайлова Светлана, Казан шәһәре) - шикәр диабеты белән авыручылар өчен мобиль кушымта;
    3 урын – «Метаболик синдром психосоматикасы» проекты (Малыгина Анна, Казан шәһәре).

Иң яхшы проектлар фестиваль финалында катнашу өчен тәкъдимнәр алачак, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә ярдәм программаларына кертү өчен тәкъдим ителәчәк. Конкурска сайлап алуга гаризаларны фестиваль сайтында 2026 елның 15 июненә кадәр бирергә мөмкин.

Римма Садыйкова, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Идел буе федераль округының спорт медицинасы буенча штаттан тыш баш белгече, «Ливадия» шифаханәсе директоры, бәйсез жюри әгъзасы: «Республикабызда гамәли апробациягә ия булган проектлар аерым игътибарга лаек. Мәсәлән, диабетлы кешеләр өчен «Шикәр нормада» кушымтасы - йөзләгән пациентлар өчен аңлаешлы һәм уңайлы инструмент. Мондый проектлар ярдәмгә һәм республиканың сәламәтлек саклау системасына кертелүгә лаек. Савыктыру индустриясен үстерү – мөһим генә түгел, бу стратегик ихтыяҗ. Сәламәт милләт – икътисад, демография һәм тормыш сыйфаты нигезе ул. Профилактик программаларны, хәрәкәт активлыгын, сәламәтлек культурасын никадәр активрак гамәлгә кертсәк, сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш шулкадәр азрак. Татарстан һәрвакыт авангардта булды, һәм хәзер безнең бурыч — бу лидерлыкны саклап калу һәм ныгыту. Сәламәтләндерү индустриясе өлкәсендә бездә халыкның сәламәтлеген ныгытуга, шифаханә-курортларда дәвалануны үстерүгә һәм авыруларны профилактикалауга юнәлдерелгән төрле программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла. Без цифрлы сервисларны актив кертәбез һәм кадрлар әзерлибез. Төп киртә - халыкның инде булган мөмкинлекләр турында җитәрлек мәгълүматлы булмавы. Кешеләр еш кына кая барырга, нинди программалар барлыгын белми. Шуңа күрә " Здорово на все сто!", -  ул кеше һәм сәламәтлек системасы арасында туры күпер.  Безнең көчле як – комплекслы якын килү. Кеше килеп дәвалану гына түгел, ә тулы канлы тернәкләнү программасы – диагностика, медицина реабилитациясе, яхшы туклану, психологик ярдәм алырга мөмкин. Һәм әлбәттә – безнең кунакчыллыгыбыз. Татарстанга килегез: монда тәнне генә түгел, җанны да дәвалыйлар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International