Авыл халкының сәламәтлеге сагында

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль медицина комплексы Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны торак пунктында эшли башлады.

Медикларның төп бурычы – җирле халыкны диспансерлаштыру. Мондый профилактика чаралары  авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм вакытында дәвалауны башларга ярдәм итә.

«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты нигезендә бу ел башыннан мобиль поликлиника табиблары 3339 пациентны карап чыктылар һәм барлык кирәкле дәвалауны билгеләделәр.

Бу атнада Агерҗе районының Кадыбаш авылында 5 нче шәһәр хастаханәсенең мобиль поликлиникасы эшли.

Узган атнада Чаллы табиблары Исәнбай авылы халкын кабул итте.

170 пациентны карадылар, 388 консультация, 250 лаборатор һәм инструменталь тикшеренү уздырдылар. 90 пациент өстәмә тикшерүгә җибәрелгән.

Авыл халкына диспансеризация "Озак һәм актив тормыш" илкүләм проекты кысаларында авыруларны иртә ачыклау максатында үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International