Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды: «2026 елның җәйге чорында ачылырга планлаштырылган җәйге сәламәтләндерү оешмаларында медицина тәэминатын оештыру».
Аны сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Елена Владимировна Демьянова үткәрде. Киңәшмә эшендә медицина учреждениеләре җитәкчеләре, баш табибларның балалар медицинасы һәм бала табуга ярдәм итү буенча урынбасарлары, район педиатрлары, балаларны савыктыру учреждениеләренә җибәрелүче медицина хезмәткәрләре катнашты.
Җәйге сәламәтләндерү учреждениеләрендә эпидемиологик куркынычсызлык мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар:
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Геннадьевна Авдонина,
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге (Татарстан)» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Елена Петровна Сизова.
Балаларны савыктыру оешмаларында йогышлы авыруларны профилактикалау эшен оештыру турында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларда йогышлы авырулар буенча баш балалар белгече, «Проф. А.Ф. Агафонов ис. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» баш табибы урынбасары Полина Николаевна Емельянова чыгыш ясады.
Балаларны савыктыру лагеренда беренче ярдәм һәм медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре турында укыту-методика бүлеге җитәкчесе, ТР атказанган табибы, табиб-методист, югары категорияле ашыгыч медицина ярдәме табибы Раиса Александровна Нестерова җентекләп сөйләде.