Әлмәт район үзәк хастаханәсе артериаль гипертония белән авыручыларны читтән торып күзәтү буенча пилот проектын эшләтеп җибәрде.
Бу инициатива «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тикшерелә.
Программаның асылы шунда ки, Әлмәт үзәк хастаханәсе поликлиникаларында диспансер исәбендә торучы артериаль гипертензия белән авыручыларга (басым 140/90 мм рт югарырак) бер айга «шәхси медицина ярдәмчеләре» мәгълүмат системасына тоташтырылган автомат тонометрлар бирелә.
Пациентка нәрсә эшләргә кирәк?
- Поликлиникада дистанцион мониторинг өчен тонометр алырга.
- Кан басымын атнага кимендә дүрт тапкыр үлчәргә: көнгә ике тапкыр – иртән (05:00 дән 09:00 гә кадәр) һәм кичен (18:00 дән 24:00 гә кадәр). Үлчәүләр арасындагы интервал 10-14 сәгать булырга тиеш.
- Билгеләнгән антигипертензив препаратларны кабул итәргә.
Тонометрны чит кешеләргә бирмәскә.
Өстенлекләре нәрсәдә?
Үлчәү нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар системага автомат рәвештә керә. Белгечләр ясалма интеллект ярдәмендә күрсәткечләрне анализлыйлар, уртача күрсәткечләрне исәплиләр, нормадан критик тайпылышларны теркиләр һәм артериаль басымның һәм пульсның озак вакытлы диапазоннарын билгелиләр, бу Холтер мониторлавына охшаш. Бу артериаль гипертензияне дәвалауның схемасының нәтиҗәлелеген бәяләргә, кирәк булганда аны төзәтергә һәм артериаль кан басымын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Мондый алым инфарктларны һәм инсультларны булдырмауга ярдәм итә, пациентларның гомерен озайта.
Программада катнашу өчен үзегезнең участок табибына, фельдшерга яки шәфкать туташына мөрәҗәгать итәргә кирәк.