KazanForum форумында республикабызның әйдәп баручы клиникалары һәм Төркиянең медицина үзәкләре арасында хезмәттәшлек турында меморандумнарга имза куелды.
Тантанада Төркиянең Россиядәге илчесе Танҗу Бильгич һәм Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз катнашты.
Республика балалар клиник хастаханәсе Doruk Hospital медицина үзәге белән меморандумга кул куйды, Проф. М.З. Сигал ис. Республика клиник онкология диспансеры – Memorial Healthcare Group һәм Acıbadem Healthcare Group клиникалары белән, Республика клиник хастаханәсе – Memorial Healthcare Group клиникасы белән, «БАРСМЕД» ҖЧҖ - Acıbadem Healthcare Group клиникасы белән меморандумга кул куйды.
Меморандумнар клиник, фәнни һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашырганда Татарстан һәм Төркия клиникалары арасында хезмәттәшлекне ныгытуны күздә тота.