KazanForum да "Сәламәтлек өчен Россиягә" секциясе старт алды. Модератор: Евгения Котова, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры урынбасары.
2019 елдан башлап республикабызда дөньяның 166 иленнән ярты миллионнан артык чит ил гражданы медицина ярдәме алды. Күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме 1 млрд сумнан артып китте.
Безнең төп өстенлекләрнең берсе – «Хәләл» стандартларына ярашлы медицина ярдәме күрсәтү: ашау, гыйбадәт кылу бүлмәләре, төрле җенесле пациентларның аерым торуы. Медицина персоналы махсус укыту узган.
.jpg)
Ә элегрәк KazanForum халыкара форумында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Мисыр сәламәтлек саклау идарәсе рәисе доктор Әхмәт Хөсәен Шехат Эль-Собки белән очрашкан иде.
Хөрмәтле коллегаларыбыз профилактика чараларын оештыруда, скрининг программаларында, телемедицина технологияләрен кертүдә ирешкән уңышларыбыз белән кызыксындылар. Хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
.jpg)