Бүген без гипертония — артериаль кан басымының хроник күтәрелүе, белгечләр вакытыннан алда үлү куркынычының иң киң таралган факторы дип атаган авыру турында сөйләшәчәкбез. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары нигезендә, Россия халкының 40% ы гипертония белән авырый. Авыруның сизелерлек артуы 50 яшьтән башлана. 80 яшькә гипертония белән 80-90% кеше интегә.
Безнең кунак – табиб-терапевт, Казанның 2 нче клиник хастаханәсенең 3 нче поликлиника бүлеге мөдире Татьяна Алексеевна Федорова.
Гипертониянең шулай куркыныч булуы дөресме?
- Бик дөрес. Гипертонияне юкка гына «Тыныч үтерүче» дип атамыйлар. Кеше еллар буе проблемаларны күрмәскә мөмкин, ә кан басымы шул арада кан тамырларын җимерә һәм йөрәккә йөкләнешне арттыра. Нәтиҗәдә бу инфарктларга, инсультларга, бөерләрнең җитешсезлегенә китерә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, гипертония — барлык үлем очракларының дүрттән бер өлеше сәбәбе һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары үсешенә китерә торган төп факторларның берсе. Систолик артериаль кан басымының 20 мм рт баг. артуы йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем куркынычын икеләтә арттыра.
