29 майда «35 ел бергә» балалар онкологиясе, гематологиясе һәм иммунологиясенең юбилей Россия милли конгрессы кысаларында балалар клиник хастаханәсенең гематология һәм иммунология бүлеге табиб-гематологы Әмир Рөстәм улы Сафин доклад белән чыгыш ясады.
Конгресста Республика балалар клиник хастаханәсе практикасыннан уникаль клиник очрак тәкъдим ителде.
.jpg)
Чыгыш гематология һәм иммунология бүлеге коллективының зур күләмле команда эше нәтиҗәсе булды: клиник карарлардан һәм диагностикадан алып дәвалауның барлык этапларында пациентны озатып баруга кадәр.
Хезмәттәшләребезгә федераль мәйданчыкта безнең хастаханәне югары дәрәҗәдә тәкъдим итүләре һәм балалар гематологиясе һәм иммунологиясе үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәбез.