Куркынычсызлык һәм технологияләр: Республика балалар клиник хастаханәсендә эшлекле очрашу

2026 елның 29 мае, җомга

Бүген Республика балалар клиник хастаханәсендә Росздравнадзорның «Бөтенроссия медицина техникасы фәнни-тикшеренү һәм сынау институты» ФДБУ делегациясе булды. Делегация составында: Росздравнадзорның «Бөтенроссия медицина техникасы фәнни-тикшеренү һәм сынау институты» ФДБУ фәнни тикшеренүләр һәм перспектив эшләнмәләр үзәге җитәкчесе урынбасары Татьяна Александровна Лисицина һәм Росздравнадзорның «Бөтенроссия медицина техникасы фәнни-тикшеренү һәм сынау институты» ФДБУ медицина оешмаларында медицина эшләнмәләре әйләнеше куркынычсызлыгын тәэмин итү үзәге җитәкчесе Максим Вячеславович Горелов бар.

Визит кысаларында кунаклар Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгендә булдылар һәм медицина ярдәменең ничек оештырылуы белән таныштылар: пациентларны маршрутлаштыру, бүлекләрнең эше, белгечләрнең үзара бәйләнеше һәм дәвалауның барлык этапларында мультидисциплинар алым. Делегациягә Онкоүзәкнең хәзерге заман җиһазланышын, диагностикада һәм терапиядә кулланыла торган өр-яңа җиһазларны һәм технологик чишелешләрне, шулай ук ярдәм күрсәтүнең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын тәэмин итә торган практикаларны күрсәттеләр.

Дәвалауның югары технологияле алымнарын кертүгә, регионда һәм тулаем илдә балалар онкологиясе хезмәтенең үсеш перспективалары турында фикер алышуга, шулай ук хезмәттәшлек һәм иң яхшы тәҗрибәләр алмашу мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International