Яңа елның беренче атнасы ахырына җитте һәм 1 гыйнвардан башлап 9 гыйнварга кадәр медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүнең нәтиҗәләрен йомгакларга була инде. Бөтен ял көннәрендә Түбән Каманың ашыгыч медицина ярдәме станциясе гадәттәге тәртиптә эшләде һәм яңа ел каникулларының беренче сигез көне эчендә 1941 чакыру кабул итте. Беренче урында ( кардиологияне кертеп) терапия профиле буенча чакырулар торды, икенче урында – хирургия профиле, өченче – йогыш профиле буенча. Табиблар бригадаларына ике пычак белән яралануга, 52 исерткеч агулануга барырга, көтелмәгән үлемнәрнең (ашыгыч ярдәм килгәнче) 15 очрагын һәм көчле респиратор йогышларның 163 очрагын билгеләп куярга туры килде. Бер мәртәбә ашыгыч ярдәм белгечләре ЮТҺдә зарар күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәттеләр. Сигез көн эчендә алар стационарга 320 кеше китерделәр. Травмпунктка бәрелү, тартылу һәм буыннар таю белән 502 кеше, аларның күбесе аяк-кулларның сынуы, бәрелүе һәм буыннар таюы белән мөрәҗәгать итте. Түбән Кама кешеләре барысыннан да ешрак тауларда һәм шугалакларда имгәнгәннәр, шулай ук еш очракта исергән хәлдә егылу аркасында.
Бөтенесе бәйрәм көннәре арасында 371 кеше хастаханәгә салынган (9 кеше исергән хәлдә). Амбулатория ярдәме өчен кабул итү бүлегенә 571 кеше мөрәҗәгать иткән (45 кеше исергән хәлдә). Йогышлы авырулар бүлегенә 41 пациент керде.
1 гыйнвардан башлап 9 гыйнварга кадәр 43 операция уздырылды, стационарда 10 кеше үлде.
Үз “пациентларын” гадәттәгечә тәртиптә Исерткеч эчемлекләргә бәйлеләрне реабилитацияләү үзәге дә кабул итте. 1 гыйнвардан башлап 9 гыйнварга кадәр аның биналарында 22 Түбән Камада торучы кеше булды.