Саба районында клиника-диагностика лабораториясе, стоматология һәм ФАП ачылды

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген "Саба үзәк район больницасы" ДАССОда клиника-диагностика лабораториясе һәм стоматология ачылды. Яңа лаборатория бөтен таләпләргә җавап бирә, хәзерге заман җайланмалары белән тулыландырылган. Шулай ук Саба муниципаль районының Тимершик авылында яңа фельдшер-акушер пункты эшли башлады. Тантаналы ачылу церемониясендә ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин катнашты.

Үз чыгыш
ында министр 2014 елда районда йөрәк - күп тамырлары үзәген төзү планлаштырыла дип билгеләде. Министр Адель Вафин сәламәтлек саклау сферасына бирелүче игътибары өчен Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановка Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International