Күп зарар күргән кешеләр белән булган Чистай районында, Казан-Оренбург а/ю 123 километрында килеп чыккан ЮТҺ турында мәгълүмат 17сәг.15 мин. килде. ЮТҺ медик-санитар нәтиҗәләрен бетерүне Чистай ҮРХ бригадасы гамәлгә ашырды. Барысы ЮТҺдә 8 кеше зарар күрде: 5 кеше һәлак булды, шул исәптән 3 бала. Тагын бер бала – уртача авыр хәлдә Чистай ҮРХнә урнаштырылган, медицина ярдәме тулы дәрәҗәдә күрсәтелә. «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССО табиблары консультациясе уздырылды. Кирәк булса бала БРКХнә күчереләчәк. Тагын 2 өлкән кеше шулай ук АМЯ бригадасы белән Чистай ҮРХнең кабул итү бүлегенә җиткерелгән. Хатын-кыз уртача авыр хәлдә хастаханәгә урнаштырылган. Ир кешегә тикшерү уздырылды, кирәкле медицина ярдәме күрсәтелде, белгечләр кинәшләре бирелде. Авыру кеше канәгатьләнерлек хәлдә амбулатория дәвалануына җибәрелде.