Татарстан Республикасында 2013 елда диспансерлаштыру барышында 74 мең авыру ачыкланды

2014 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

2014 елда халыкны диспансерлаштыру һәм профтикшерү буенча эш закон белән билгеләнгән тәртиптә дәвам ителәчәк. Моның турында бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышындаТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин белдерде.

2013 елда республикада халыкны диспансерлаштыру һәм профилактика тикшерүе уздырылдылар. Балаларны да, өлкәннәрне дә медицина тикшерүенең күләме җенес һәм яшь буенча төгәл бүленгән.

«Тулаем алганда узган елда диспансер тикшерүен узу өчен без 520 мең кешене били алдык, – дип хәбәр итте министр. – Уздырган тикшерүләрнең өлеше әле анализлана».

Аннан соң ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы үткән периодтагы статистика мәгълүматларын китерде. Уздырылган диспансерлаштыру буенча 74 мең яңа авыру, алардан 39% якын – ул йөрәк-кан системасы авырулары, 20% тирәсе – эчке секреция бизләре системасы авырулары һәм туклануның бозылуы, 7,5 % тирәсе – сидек-җенес системасы авырулары, 4% тирәсе сулыш алу әгъзалары авырулары ачыкланды.

Ачыкланган 2068 авыру арасында шешләргә шикләнү белән (0,4 %), шул санда 558 – яман шешләр (бөтен шешләр очрагыннан 38%), бүгенге көнгә аларның 445е расланды.

 

« 34 меңнән артык кеше диспансерлы тикшерүгә алынды», – дип өстәп әйтте А.Вафин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International