Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның «Аджибадем», Төркия (Истанбул шәһ.), медицина компаниясенең вәкилләре белән очрашуы булды

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның «Аджибадем», Төркия (Истанбул шәһ.), медицина компаниясенең вәкилләре белән Татарстан Республикасының радиотерапия хезмәтенә яңалык кертү мәсьәләсе буенча очрашуы булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина страхованиесе фондының, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның белгечләре катнаштылар. «Аджибадем» медицина компаниясе үз эшчәнлеген 1991 елда башлаган һәм бүген медицина хезмәтенең бөтен төрләрен күрсәтә. Медицина өлкәсендәге инновацион проектлары, күрсәткән хезмәтләренең сыйфаты һәм персоналының һөнәри хәзерләнүенең югары дәрәҗәсе аркасында «Аджибадем» компаниясе Төркия сәламәтлек саклау секторында лидер булып тора.

«Акыллы һәм демократик хастаханә» концепциясен тормышка ашырып, «Аджибадем» медицина компаниясе онкология өлкәсендәге иң яхшы иң яңа медицина технологияләре белән файдалана һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОын яңартуда катнашырга әзер.

Планлаштырылган мәсьәләләрдә алдагы фикер алышу Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиковта дәвам ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International