Конференцияне тантаналы ачуда ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Россиянең танылган педиатры һәм хирургы Леонид Рошаль һәм РМФА академигы, медицина фәннәре докторы, профессор Сергей Багненко катнаштылар. Алар конференциянең катнашучылары адресына сәламләүләр белән чыгыш ясадылар.
Үзенең чыгышында Адель Вафин Казанның ашыгыч ярдәме үз 100-еллыгына лаеклы итеп барып җитте дип билгеләде. «Без бу вакыйгага әзерләндек. Узган елда санитар автомобильләр паркы тулысынча яңартылды: 260 яңа автомобиль ТР ашыгыч ярдәм күрсәтүенә хезмәткә куелды. Казанда Ашыгыч медицина ярдәменең үзәк станциясе яңартылды, ремонт уздырылды, хәзерге заман колл-үзәге оештырылды, шалтыратып җавап алу тизрәк булсын өчен, шалтыратуларны кабул итүгә җаваплы хезмәткәрләр саны күбәйтелде. Шулай ук Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе җирлегендә Ашыгыч медицина ярдәме үзәге оештырылды, ә узган елның җәендә төп максаты ЮТҺ вакытында һәм иҗтимагый урыннарда һәм урамда тормышка куркыныч янау хәлендә үлем санын әзәйтү булган ике мотобригада оештырылды», – күбесендә болар барысы да Татарстан Президенты булышуы аркасында эшләнде дип өстәп әйтте министр.