27нче гыйнвардан 8нче февральгә кадәр Казан дәүләт медицина университеты гадәткә кергән масштаблы һөнәри юнәлтелгән чараны - «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивален үткәрә, аның кысаларында факультетларны күрсәтү, КДМУның дәвалау оешмалары, музейлары буенча экскурсияләр, тренинглар, бәйгеләр, психология сынавы үткәреләчәк.
27 сеннән 31 гыйнварга кадәр булган биш көн эчендә КДМУда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Кнни Ю.А. һәм КДМУның белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм һөнәри яңача әзерләү факультеты деканы Н.Р. Әкрәмов эшкә урнашу сораулары буенча ЮУЙны тәмамлаучыларга консультация бирәчәкләр.
1 февральдә үк барлык килүчеләр анда КДМУ факультетлары күрсәтеләчәк Казанның әйдәүче клиникаларын карарга бара алачаклар, нәкь шушы көндә Татарстан Республикасының барлык үзәк район хастаханәләре үз ишекләрен ачып җибәрәчәкләр. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин 2-нче уку елы интерннары һәм ординаторлары белән очрашу үткәрәчәк. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль саклау министры Шәфигуллин Айрат Радин улы «иҗтимагый эш» белгечлеген презентацияләүдә катнашачак. КДМУ ректоры А.С.Созинов укучылар алдында Яр Чаллы, Мамадыш һәм Алабуга шәһәрләрендә чыгыш ясаячак.
Икенче көн университет белән якыннанрак танышуга, музейларга баруга, табиб буларак эшләргә яраклылыкны психология сынавына һ.б. багышланачак.
Лекцияләргә килә алмаганнар өчен http://kgmu.Kcn.Ru/ КДМУ сайтында он-лайн тапшыру каралган.