Бүген КБМҮгә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов килде. Аның республиканың төньяк-көнчыгышының төп балалар хастаханәсенә килүенең максаты ЮТҺ вакытында зыян күргән балигъ булмаган пациентларга бөтен кирәк булган медицина ярдәмен күрсәтергә әзерлек белән танышу булды. Кама балалар медицина үзәге I дәрәҗәдәге травмотология үзәге статусына ия. Ул, шок, өзлегүләр һәм нәтиҗәләр белән бер үк вакытта булучы берләшкән, күп һәм аерым урнашкан яралары булган зыян күрүчеләргә медицина ярдәмен күрсәтүне тәэмин итә. Бер юнәлеш колачланмаган килеш кала - бу нейротравмалар. Оешмада шушы вакытта компьютер томографы һәм табиб-нейрохирург булмаганлыктан, бу юнәлешне үзенә АМЯХ «ала». «ЮТҺ вакытында ярдәм күрсәтүнең колачлау масштабын исәпкә алып, ә бу республиканың 20 районы, КБМҮ томограф белән дә, белгечләр белән дә тәэмин ителгән булырга тиеш», - дип йомгаклады министрның беренче урынбасары Сергей Осипов. Ул шулай ук елына 47 мең килүгә исәпләнгән травматология пунктының һәм 30 ятакка исәпләнгән травматология бүлекчәсенең эше белән танышты, реанимациядә булды. КБМҮ мәгълүматларына караганда, 2013 ел эчендә балалар хастаханәсенә ЮТҺдән соң 47 бала китерелгән, аларның өчесе реанимация аша үткән.