Казан шәһ. «Шәһәр клиника хастаханәсе №7» ДАССО карамагында эшләүче Ашыгыч медицина үзәгенә 2014 елның 24 гыйнварында илнең иң эре шәһәрләренең: Волгоград, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбенең ашыгыч медицина ярдәме белгечләре килеп киттеләр. Кунаклар Татарстан башкаласына "Медицина ярдәмен үзгәртеп коруның көнүзәк проблемалары" регионара фәнни-практик конференциясендә катнашу өчен килделәр. Конференция кысаларында делегатлар Ашыгыч медицина үзәгендә ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру принциплары белән таныштылар. И.И. Дженелидзе исемендәге ашыгыч ярдәм ФТИ (НИИ) директоры урынбасары профессор А.Г. Мирошниченко Үзәкнең кабул итү-диагностика бүлеген игътибар белән күздән кичереп, түбәндәгеләрне билгеләде: «ашыгыч ярдәм күрсәтүне яхшырту һәм аның сыйфатын күтәрү буенча гаять зур эшнең нәтиҗәсе күренеп тора. Монда ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтүнең иң яхшы технологияләре һәм принциплары җыелган. Бу планда Татарстан, ягъни Шәһәр клиника хастаханәсе №7 карамагындагы Ашыгыч медицина үзәге аның тәҗрибәсе бөтен ил буйлап күрсәтелгән һәм күрсәтелүче алдынгы оешма булып тора». Шул ук вакытта Александр Григорьевич түбәндәгеләрне ассызыклады: «Даими камилләштерү кирәк. Һәм Татарстанның шушы сорауда беренче рәтләрдә торуына шик юк», диде. Казан шәһ. «Шәһәр клиника хастаханәсе №7» ДАССО медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары А.Ю. Анисимов Үзәкнең мөмкинлекләре турында сөйләде, диагностика бүлеге, операция бүлмәләре күрсәтелде.