РКДҮ эшенең нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәте бәяләде

2014 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Үзәкнең лаеклы бүләкләр копилкасы Хөкүмәт Премиясе Лауреатының Кубогы белән тулыланды. Бу елда РКДҮ Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәнбер Лауреат булды. Бүләкләү церемониясендә ТР Премьер-министры Илдар Хәкимов, ТР Премьер-министрының урынбасары – сәнәга һәм сәүдә министры Равил Зарипов, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре катнаштылар. Регионара клиник-диагностик үзәгенең генераль директоры Рөстәм Хәйруллин бүләкне премьер-министр кулыннан алды.       

IX конкурста катнашуга Татарстаннан да һәм РФ башка субъектларында урнашкан оешмалардан да 80 артык сорау язулары керде. Алардан кара-каршы этапка нәкъ яртысы – 41 предприятие сайлап алынды. Моннан соң конкурсның 18 дипломанты билгеле булды. Һәм иң яхшыларның сигезенә кергәннәре дә. РКДҮ – аларның берсе. Республикада белем бирү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә сыйфатны күтәрү өчен күп эшләнде, - дип әйтте Илдар Халиков. – Конкурсның җиңүчеләре һәм дипломантлары булган предприятиеләрнең күбесе республикада һәм Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә билгеле.

Искә төшерик, РКДҮ даими рәвештә Россиянең башка шәһәрләреннән, ерак чит ил һәм БДБ илләреннән делегацияләр кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International