2012 елның октябрендә һәм 2013 елның декабрендә Әлмәттә гомуми практика табибларының «Гаилә табибы» офисы һәм балалар табибының «Педиатр һәм Мин» офисы ачылдылар. Эш визиты белән чираттагы мәртәбә аларда буген ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Равил Хәйруллин килеп китте: «Без адым ераклыгында булган балалар һәм өлкәннәр табиблары офисларының һәм гаилә практикасының киләчәкләренә ышанабыз. Бу медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфатын күтәрү факторларының берсе, аның нигезе».
Пациентка юнәлдерелгән эшнең бәрәкәтле структурасы һәм оештырылуы, табиб хезмәтләренең якынлыгы шәһәрнең микрорайоннары халкына таләп ителгән ярдәм күрсәтүнең зур күләмнәрен үзләренә алалар.