«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда җәрәхәтләр вакытында табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтүгә багышланган акция узды. Акция чикләрендә җәрәхәтләнүне профилактикалау темасына Суворов училищесының курсантларына лекция укылды, шулай ук аяк-кулларның, умыртка баганасының җәрәхәтләре вакытында мобилизацион шинлар салу буенча мастер-класс уздырылды.
Студентлар сырхауханәсенең администрациясе һәм хезмәткәрләре бу чаралар җәрәхәтләнүнең күрсәткечләрен киметергә мөмкинлек бирерләр, ә шулай ук җәрәхәтләр вакытында табибка кадәр дөрес һәм үз вакытында беренче ярдәмне күрсәтүгә булышырлар дип ышаналар. Бу – булачак хәрбиләр арасында иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
«4нче «Студенческая» шәһәр сырхауханәсе» ДАССОсы үз бинасында сәламәтлегенә битараф булмаган бөтен кешене күрергә шат.