Гыйрак делегациясе эш визиты белән хәзер Казанда. Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгында делегация катнашучылары белән ТР сәламәтлек саклау министры Адель Вафин очрашты. Очрашу барышында министр Татарстан кунакларына Республиканың сәламәтлек саклавының төп юнәлешләре турында, шулай ук Бөтендөнья җәйге универсиада вакытында медицина тәэминәтен оештыру турында сөйләде. Кунаклар медицина өлкәсендә Татарстан белән хезмәттәшлек итү белән кызыксынуларын күрсәттеләр. Яклар хезмәттәшлекнең мөмкин юллары турында фикер алыштылар.
Казанның эре медицина үзәкләренә бару Гыйрак делегациясенең визит программасында алдан каралган.