2014 елның 28 февраленнән башлап 1 мартка кадәр Казанда академик М.И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча III Россия-Европа белем бирү симпозиумы – Татарстан Республикасында традицион булып уза торган һәм 200 артык торакаль хирургия белгечләрен җыя торган чара – узачак. Беренче мәртәбә бу елда Россиянең генә түгел, Европаның да медицина оешмаларыннан табиблар укырга киләчәкләр.
Симпозиумның программасына торакаль хирургия фәненең һәм практикасының, яңа хирургия технологияләренең, эндоскопиянең иң көнүзәк мәсьәләләре керәчәк. Бу елда утырышларның төп формасы булып түгәрәк өстәлләр һәм җанлы бәхәсләр булачаклар. Симпозиум барышында операция бүлмәләреннән туры трансляцияләр, эксперименталь операцияләр бүлмәләренән мастер-класслар һәм клиник очраклар турында фикер алышулар оештырылачаклар.
Чарага экспертлар булып Бөек Британиядән, Италиядән, Франциядән, Испаниядән, Словакиядән һәм Төркиядән – Европа торакаль хирургия җәмгыятенең әгъзалары, торакаль хирургия буенча әйдәүче белгечләр чакырылды.