Татарстанда үз-үзен үтерүдән үлүчеләр саны 2,2 процентка кимеде. Ул 100 мең кешегә 17,7 очракны тәшкил итте (кискен дәрәҗә – 20). Балигъ булмаган кешеләр арасында бу күрсәткеч элеккеге дәрәҗәдә калган – 100 мең шундый халыкка 1,4 очрак. Моның турында бүген медкиңәшмәдә 2013 елдагы ТР психиатрия хезмәтенең эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча медкиңәшмәдә академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе баш табибы Фәрит Җиһаншин хәбәр итте. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Халиков катнашты.
Иң уңышлы булып Әтнә, Югары Ослан, Түбән Кама һәм Питрәч районнары тора. Суицидларның югары дәрәҗәсе белән начар хәл Әгерҗе, Актаныш, Әлки, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарында билгеләнә.
2013 елда республикада төгәлләнмәгән суицидаль омтылулар саны 6,4 процентка, ә балигъ булмаган кешеләр арасында – 9,2 процентка кимеде. Үз-үзен үтерүдән үлүчеләр дәрәҗәсен киметү өчен «Сердәш-129» хезмәте суицидаль тәртип сәбәпләрен анализлау белән шөгыльләнә, зур оештыру-методик, ведомстволар арасындагы эшне һәм белем бирү эшен гамәлгә ашыра. Психик сәламәтлек көненең чикләрендә суицидларны профилактикалау буенча семинар уздырылды.
КДМУ сәламәтлек саклау оешмаларының белгечләре өчен «Кризислы медицина-психология ярдәме» дигән ел саен була торган тематик камилләштерү циклы оештырды.