«ДОНОР. КАН. ЯШӘҮ» Икенче Бөтенроссия донор акциясе

2014 елның 7 феврале, җомга

2014 ЕЛНЫҢ 13 ФЕВРАЛЕНДӘ «СӘДАКА» Хәйрияле фонды башлап йөрүе буенча «ДОНОР. КАН. ЯШӘҮ» Икенче Бөтенроссия донор акциясе булачак.
Бу көндә фондның активистлары һәм волонтерлары Россия һәм Украинаның 20 шәһәрендә бушлай кан донорлары булачаклар. Алар арасында - Санкт-Петербург, Мәскәү, Түбән Новгород, Рязань, Волгоград, Ставрополь, Казан, Уфа, Ульяновск, Екатеринбург, Сургут һәм башкалар.
Акциядә 18 яше тулган һәм кан тапшыруга капма-каршылыклары булмаган РФнең теләгән һәр гражданины катнаша ала. Һәр акциядә катнашучыга исемле донор таныклыклары, шулай ук онытылмаслык значоклар һәм бүләкләр биреләчәк. Кан компонентларына мохтаҗ булган миллионлаган кешеләр үз гомерләре белән үз каннарын ирекле тапшыручы кешеләргә бурычлы.
Кан - бу үзебезнең сәламәтлегебезгә зыян китермичә бүтәннәр белән бүлешә ала торган кабатланмас сәләтлелек. Кешедән башка донор канының бүтән чыганагы юк. Һәрберебезнең, үз канының бер өлешен бүләк итеп, кем өчендер коткару өмете булу мөмкинлеге бар.
Бар теләгән кешеләрне 13 февраль көнне 8:00дән 13:00 кадәр Себер тракты, 33 адресы буенча Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгенә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International