Дәүләт хезмәткәрләре белән беррәттән бүләкләрне сәламәтлек саклау дәүләт оешмаларының җитәкчеләре, медицина колледжларының һәм училищеларының директорлары да тапшырырга тиеш булачак

2014 елның 7 феврале, җомга
ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин дәүләт хезмәткәрләре белән беррәттән бүләкләрне сәламәтлек саклау дәүләт оешмаларының җитәкчеләре дә, медицина колледжларының һәм училищеларының директорлары да тапшырырга тиеш булачак дигән боерыкка кул куйды. Бу канцелярия кирәк-яракларына, чәчәкләргә һәм бүләкләргә кагылмый. Бүләкләрне кабул итү, исәпләү һәм саклау өчен җаваплы шәхесләр билгеләнә, билге ясый торган комиссия оештырыла. Оешмаларның җитәкчеләренә оешмаларда бүләкләр кабул итү турында шундый ук положенияләр расларга тәкъдим ителде. Боерыкның тексты белән «Норматив документлар» бүлегендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында танышырга була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International