«ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» ДАССОнда 2013 елга йомгаклар ясадылар

2014 елның 7 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Малышева И.Ю., Кравченко И.Э., Долгова Р.М. «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге» ДАССОна (түбәндә – СПИД үзәге) бардылар һәм бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән таныштылар. Визит барышында алар узган елның нәтиҗәләренә һәм 2014 елның мәсьәләләренә багышланган медицина киңәшмәсенең эшендә катнаштылар.

СПИД үзәгенең эшчәнлегенең нәтиҗәләре буенча төп доклад белән баш табиб Галиуллин Нияз Ильяс улы чыгыш ясады. Ул «Сәламәтлек» милли проекты үтәлешенең, ВИЧ-йогышлы авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтүнең, профилактикалау эшенең һәм 2013 елда булган эшчәнлекнең башка юнәлешләренең ирешкән күрсәткәчләрен билгеләде. 2014 елга республиканың СПИД хезмәтенең приоритетлы мәсьәләләре билгеләнде.

ТР Сәламәтлек Саклау Министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм күрсәтү идарәсенең башлыгы Малышева И.Ю. СПИД үзәгенең эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм алдагы эштә бик әйбәт күрсәткечләргә ирешүне һәм иҗади уңышлар теләде.

Медкиңәшмә ахырында ирешкән уңышлары һәм күпъеллык хезмәтләре өчен ТР ССМ мактау грамоталары белән СПИД үзәгенең хезмәткәрләре: Мостафин И.Г., Харрасова Р.М., һәм «Татарстан Республикасының Почетлы сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән тармак билгесе белән – 1997 елдан башлап 2013 елга кадәр Яр Чаллы шәһ. филиалы җитәкчесе булып эшләгән Зарипов Г.С. бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International